news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильевода дзюдо һәм самбо буенча Раштуа турниры уза

Иртәгә турнир эстафетасын самбочылар кабул итәчәк.

(Яшел Үзән, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Васильевода дзюдо һәм самбо буенча ел саен уздырыла торган Раштуа турниры уза. Идел буе шәһәрләреннән дистәләгән катнашучы «Уникс» баскетбол клубы тренировка комплексының зур залында очрашты. Бу хакта район газетасы яза.

Яшел Үзән районыннан җирле спорт мәктәпләре укучылары катнаша.

«Мин монда, Васильевода катнашучыларның барысын да сәламләргә шат, анда инде җиденче ел рәттән безнең зур Раштуа турниры уза. Пандемиягә карамастан, без сезнең белән бергә җыела, искиткеч спорт бәйрәме оештыра һәм яшь спортчыларыбызның уңышларына сөенә алдык», — диде Яшел Үзән районы дзюдо һәм самбо федерациясе рәисе Андрей Николаев.

Чара кунаклары белән бергә ул турнирның беренче призерларына медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, көннең беренче яртысында яшел үзәнлеләрдә төрле пробалы биш медаль бар иде инде.

Бүген дзюдо спортчылары арасында бүләкләрнең икенче комплекты уйнатылачак, ә иртәгә турнир эстафетасын самбочылар кабул итәчәк, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100