news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Әтнә мәктәбе волейболчы кызлары икенче ел рәттән күчмә кубокка ия булды

Район мәктәп укучы кызлар арасында мәктәптән тыш зшләр үзәгенең күчмә кубогына волейбол ярышлары узды.

Олы Әтнә мәктәбе волейболчы кызлары икенче ел рәттән күчмә кубокка ия булды
http://atnya-rt.ru/

(Әтнә, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнәнең «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында волейбол ярышлары узды. Бу хакта район газетасы яза.

Биредә район мәктәп укучы кызлар арасында мәктәптән тыш зшләр үзәгенең күчмә кубогына волейбол ярышлары узды. Уеннарда 7 команда катнашты. Күчмә кубокка ике ел рәттән Олы Әтнә урта мәктәбенең волейболчы кызлары ия булды.

Икенче урында — Күәм, өченче урында — Күңгәр, дүртенче урында Күлле Киме командалары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100