news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында икенче урынны яулады

Дөнья чемпионатында Канада — Россия финал уены исәбе — 4:3.

Россия Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында икенче урынны яулады
www.fhr.ru

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Чехиянең Острава шәһәрендә узган Яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы икенче урынны яулады. Финалда Россия хоккейчылары Канада җыелмасына каршы көч сынашты.

Финалга барып җитәр алдыннан, Россия В төркеме уеннары этабын үтте: Чехия — Россия (4:3), Россия — Канада (6:0), США — Россия (3:1), Россия — Германия (6:1).

Чирек финалда Россия Швейцарияне 3:1 исәбе белән җиңде. Ярым финал: Швеция — Россия (4:5). Финалда Россия 4:3 исәбе белән Канадага җиңелде һәм көмеш медальләргә ия булды. Чемпионатта өченче урынны Швеция яулады.

Россия — Канада уенында Россия җыелма командасы өчен алка керттеләр: Никита Александров, Григорий Денисенко, Максим Соркин.

Әлеге чемпионатта 20 яшькә кадәр хоккейчылар катнаша.

Россия җыелма командасы составы:

Капкачылар: Ярослав Әскәров, Әмир Мифтахов, Даниил Исаев.

Сакчылар: Данила Галенюк, Даниил Журавлев, Егор Замула, Антон Малышев, Даниил Мисюль, Даниил Пыленков, Александр Романов.

Һөҗүмчеләр: Никита Александров, Дмитрий Воронков, Максим Грошев, Григорий Денисенко, Павел Дорофеев, Кирилл Марченко, Иван Морозов, Василий Подколзин, Егор Соколов, Никита Ртищев, Максим Соркин, Илья Круглов, Александр Хованов.

Финалга, төп капкачы буларак, Казан хоккей мәктәбе шәкерте «Барс» һәм «Ак Барс» хоккей командалары уенчысы Әмир Мифтахов чыкты.

Шулай ук, «Ак Барс»тан һөҗүмче Дмитрий Воронков һәм сакчы Даниил Журавлёв Россия җыелма командасы составында уйнады. Воронков исәбендә 3 гол һәм 4 нәтиҗәле пас, Журавлёвныкында 2 пас.

Хәзерге вакытта Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында уйнаучы Әгерҗе егете Максим Грошев та әлеге чемпионатта Россия данын яклады.

Россия җыелма командасы составында иң күп очко җыйган уенчылар арасында Казан хоккей мәктәбе шәкерте Александр Хованов та бар. Җиде уеннан соң аның исәбендә 3 гол һәм 5 нәтиҗәле пас. Хәзерге вакытта Александр Хованов Канаданың «Moncton Wildcats» («Монктон Уайлдкэтс») командасында уйный.

«Ак Барс»ның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның оныгы Александр Романов та сакчылар арасында иң күп очко җыючылар рәтендә (1 гол һәм 4 пас).

Россиянең финалда Канада белән беренче очрашуы түгел, 2011 елда, Россия — Канада каршылыгында өстен чыгып, беренчелекне Россия алган иде. 2015тә Канадага каршы финал уенында Россия икенче урында калды, бу юлы да нәкъ шулай булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100