news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике чаңгычысы Россия җыелма командасына керде

Спортчылар Норвегиядә узачак Дөнья кубогының икенче этабында катнаша.

Татарстанның ике чаңгычысы Россия җыелма командасына керде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан спортчылары Андрей Ларьков һәм Анна Нечаевская чаңгы ярышлары буенча Россия җыелма командасы составына керде. Бу хакта Татарстанның Чаңгы ярышлары федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаңгычылар Норвегиянең Лиллельхаммер шәһәрендә FIS Дөнья кубогының икенче этабында катнашачак. Турнир 7 декабрьдә 15 һәм 30 километрга скиатлон белән башлана. Икенче көнне 4×5 һәм 4×7,5 эстафетасы була. Эстафетада катнашучылар составы скиатлоннан соң формалаштырылачак.

Бер ай элек Анна Нечаевская Рованиеми шәһәрендә узган сезон алды турнирында FIS категориясендә «бронза» яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot