Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ” МАнда – ике тапкыр Олимпия чемпионы Дмитрий Саутин
Бөтенроссия суга сикерү федерациясе вице-президенты Казанда узачак “4 ил матчы” хакында сөйләячәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 декабрьдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ике тапкыр дөнья чемпионы, дөньяда бердәнбер 8 олимпия бүләге иясе Дмитрий Саутин белән матбугат конференциясе була.
6-8 декабрьдә Казанда “4 ил матчы” исемендә суга сикерү буенча спорт ярышлары узачак. Спортның су төрләре сараенда Россия, Украина, Италия һәм Германиянең танылган спортчылары ярышачак. Ярышларда көчле спортчылар арасында 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метр биеклектән шәхси һәм синхрон сикерүләр узачак.
Ике тапкыр Россия чемпионы, Бөтенроссия суга сикерү федерациясе вице-президенты, Россия атказанган спорт мастеры Дмитрий Саутин дәрәҗәле кунаклар сыйфатында ярышларда булачак. Ул матбугат конференциясендә ярышлар, киләчәккә планнары турында сөйләячәк, журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча гариза бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз