news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин»ның элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз Казанга килде

Карадениз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашкан һәм мөселманнар арасында спорт үсеше турыда фикерләшкән.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Рубин» командасы составында ике тапкыр Россия чемпионы булган 41 яшьлек Гёкдениз Карадениз Казанга килде.

Карадениз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белән очрашкан һәм мөселманнар арасында спорт үсеше турыда фикерләшкән. Шулай ук Карадениз һәм Камил хәзрәт Карадениз мәчете төзелеше турында да сөйләшкән. Әлеге мәчетне футболчы үз акчасына төзи.

«Бүген Диния нәзарәтендә „Рубин“ футбол командасының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз булды. Танылган спортчы Стамбулдан Казанга бер атнага килгән. Аның белән Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм мөселманнар арасында спортны популярлаштыру турында сөйләштек. Әлбәттә, Биектау районындагы „Карадениз“ мәчете турында да сүз булды, ИншаАллаһ, ул 2022 елның маенда, Идел Болгары дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан ачылачак», — дип язган Татарстан мөфтие үзенең Инстаграм аккаунтында.

Гёкдениз Карадениз «Рубин» командасында 2008-2018 еларда ярымсакчы булды, 226 матч уздырды, 2008 һәм 2009 елларда Россия чемпионы булды, Россия Супер кубогына (2010, 2012), Россия Кубогына (20212) ия булды. 21 еллык карьерасында Карадениз «Трабзонспор» һәм «Рубин» командаларында гына уйнады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100