news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — «Динамо» матчы Минск хоккейчылары файдасына төгәлләнде

Хәлиткеч алка өстәмә вакытның беренче минутында керде.

«Ак Барс» — «Динамо» матчы Минск хоккейчылары файдасына төгәлләнде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына оттырды.

Матч исәбе — 3:4. Уен Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодның ундүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Динамо» һөҗүмчесе Маттиас Теденбю кертте (0:1). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» хоккейчысы Николай Коваленко исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Дүртенче минутта Илья Сафонов «Динамо» капкасына гол кертте (2:1). Унөченче минутта исәп яңадан тигезләште, алканы Минск командасы уенчысы Кирилл Воронин кертте (2:2). Тигез исәп озак сакланмады, унбишенче минутта Никита Дыняк Казан командасын алга чыгарды (3:2).

Өченче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, алканы «Динамо» хоккейчысы Илья Усов кертте (3:3).

Өч периодтан соң командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның беренче минутында ук «Динамо» һөҗүмчесе Маттиас Теденбю гол кертте, «Ак Барс» җиңелде (3:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Билалов);
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов– Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Дыняк — Сафонов — Воронков, Лямкин — Адамчук;
  • Панюков — Линдхольм — Петров (Кателевский), Рукавишников.

«Динамо»

  • Рибар (Большаков);
  • Теденбю — Кемпе — Суворов, Коробов — Бенгтссон;
  • Алистров — Граовац — Бек, Альмквист — Ерёменко;
  • Воронин — Горбунов — Варфоломеев, Линдхольм — Шинкевич;
  • Буйницкий — Усов — Когалёв, Сапего — Дерябин.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Металлург» матчы 7 октябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100