«Ак Барс» хоккейчылары коронавирус йоктырган дигән хәбәр таралды

Телеграм-каналда сакчы Микаэль Викстранд, шулай ук һөҗүмчеләр Найджел Доус һәм Данис Зарипов коронавирус белән авырый дип язалар.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубында коронавирусның өч очрагы ачыклаганнар. Инфекцияне сакчы Микаэль Викстранд, шулай ук һөҗүмчеләр Найджел Доус һәм Данис Зарипов йоктырган. Бу хакта «ТрэшХоккей» телеграм-каналы хәбәр итә.

Өч уенчы да хәзер карантинда. Микаэль Викстранд коронавирус белән икенче мәртәбә авырган.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Салават Юлаев» белән матчта катнашу өчен «Ак Барс»ның фарм-клубыннан берьюлы биш уенчы чакыртылган иде.