Түбән Кама көрәшчеләре Татарстан Президенты Кубогы призерлары булды

Титул өчен көрәштә шәһәр җитәкчеләреннән торган 5 команда катнашты
(Түбән Кама, 5 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама көрәшчеләре татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Президенты Кубогы призерлары булды. Турнир Минтимер Шәймиевнең туган авылы Актанышта узды.
Республиканың төрле почмагыннан 39 команда спортчылары җиңү өчен көрәште. Түбән Каманы “Шинник” спорт мәктәбе спортчылары тәкъдим итте. Алар үз авырлык категорияләрендә төрле дәрәҗәдәге 4 медальгә лаек булдылар.
Булат Вафин алтын, Игорь Мелентьев көмеш медальгә ия булды, ә Эльвир Әхәтов һәм Нурсил Фатыйхов берәр бронза медаль яулады.