news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тренер Заһитова турында: Ул югары урыннар өчен көрәшә алмаганын аңласа, китәчәк

Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова спортчының перспективалары турында сөйләде.

Тренер Заһитова турында: Ул югары урыннар өчен көрәшә алмаганын аңласа, китәчәк
https://instagram.com/teamzagitova

 (Казан, 5 август, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова Алинә Заһитованың мөмкин булган спорт перспективалары турында үз фикерен белдерде. Бу турыда «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

«Ничек була инде. Ул бит үзен хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр Алинә иң югары урыннар өчен көрәшергә әзер булмавын аңласа, китәчәк. Шул ук вакытта мин ул моннан әллә ни югалтмаячак, дип саныйм. Бик яхшы кыз ул, бик тәрбияле. Без аның белән очраштык һәм яхшы аралаштык. Әгәр ул әле көрәшергә әзер икәнен аңласа, мин шат булачакмын. 2022 елгы Уеннарга бару өчен дәгъвачылар никадәр күбрәк булса, безнең фигуралы шуу өчен дә шулкадәр яхшырак», — дип сөйләгән белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100