news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уникс остазы клуб президенты Богачевка һәм аның гаиләсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте

Казан клубы җитәкчелеге, «1+1» схемасы буенча яңа контракт төзеп, Греция белгече белән хезмәттәшлекне озайтты.

Уникс остазы клуб президенты Богачевка һәм аның гаиләсенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте
www.unics.ru

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). УНИКСның баш тренеры Димитрис Прифтис Казан клубы президенты Евгений Богачевка ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте.

Искәртеп узабыз, кичә УНИКС баскетбол клубы Греция белгече белән контрактны озайтты. Яңа килешү «1+1» схемасы буенча имзаланды. Шулай итеп, 2017 елдан башлап Казан командасына күнекмәләр уздыручы Прифтис клубта ким дигәндә тагын бер сезон эшләячәк.

«Грециядән барлык казанлыларга, бигрәк тә Уникс җанатарларына сәлам. Сезнең эшләрегез яхшы, сез сәламәт, дип өметләнәм. Бүген минем өчен үзенчәлекле көн. Сез беләсезме, без эшне тагын бер ел дәвам итәчәкбез. УНИКС гаиләсенең бер өлеше булу минем өчен зур мәртәбә. Мин мистер Богачевка һәм аның гаиләсенә шушы еллар дәвамында ярдәм итүләре һәм ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Тагын бер елга эшләү мөмкинлеге бирелү факты -минем өчен зур дәрәҗә. Мин клуб өчен иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Беләсезме, бу бик үзенчәлекле чор. Бу барыбыз өчен дә авыр вакыт. Без нәтиҗәләргә ирешү һәм югары дәрәҗәдәге команда статусын саклап калу өчен җитди һәм көндәшлеккә сәләтле команда булдырырга тырышабыз. Мин сезгә бу еллар дәвамындагы ихтирамыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. „Баскет-холл“да тиздән очрашуга өметләнәм», — дип белдерде УНИКСның баш тренеры Димитрис Прифтис.

Видео Instagram челтәрендә Казан клубының рәсми битендә урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Прифтис УНИКС баскетбол клубында 2017 елдан бирле эшли. 2018/2019 сезонында казанлылар ВТБ Бердәм лигасының даими чемпионатында икенче урынны яулады, ул 26 матчның 21ендә җиңде, ә плей-оффның ярымфинал сериясендә Казан клубы «Химкам»га (1-3) оттырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100