news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» — «Оренбург» матчы бүген, 5 июльдә булачак

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте клуб әгъзаларына Оренбургтан Казанга очарга һәм Россия футбол премьер лигасының 26нчы тур матчын «Рубин» белән уйнарга рөхсәт бирде.

  «Рубин» — «Оренбург» матчы бүген, 5 июльдә булачак
https://www.rubin-kazan.ru/

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Рубин» — «Оренбург» премьер-лигасының 26нчы туры матчы бүген расписание буенча узачак. Бу хакта «Оренбург» футбол клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Оренбург» футбол клубы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор төбәк бүлегенең барлык күрсәтмәләрен катгый үтәү һәм команданың барлык әгъзаларының сәламәтлеге торышын даими контрольдә тоту нәтиҗәсендә, командага якындагы тур матчында катнашу мөмкин булды. Клуб футболчыларның һәм персоналның сәламәтлеге турында тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән барлык мәгълүматны Россия футбол премьер лигасы оператив штабына QR-кодлар алу өчен җибәргән инде, ә команда уенга чыгып китәргә әзерләнә», — диелә клубның рәсми сайтында.

Матч бүген, 5 июльдә, «Ак Барс Арена» стадионында узачак. Уен 18: 30 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100