news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин»ның элеккеге капитаны 44 яшьлек Сергей Семак бабай булды

Казан клубының элеккеге ярымсакчысы 2018 елдан «Зенит» футбол клубында баш тренер булып эшли.

 «Рубин»ның элеккеге капитаны 44 яшьлек Сергей Семак бабай булды
www.fc-zenit.ru

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге капитаны, ә хәзер «Зенит»ның баш тренеры Сергей Семак бүген бабай булды. Бу хакта Семакның хатыны Анна хәбәр итте.

«Минем аккаунт тарихындагы иң кыска пост — берничә минут элек без ирем белән әби һәм бабай булдык! Иртәгә гаҗәеп вакыйганың ничек булганын, нинди исем бирүне һәм сезнең нинди киңәшләрегез чынлыкта ярдәм иткәнлеген сөйләрмен. Ярдәмегез һәм котлауларыгыз өчен рәхмәт! Аллаһга шөкер, барысы өчен дә!» — дип язган Анна Семак Instagram челтәрендәге битендә.

Бала әнисе — Сергей Семак хатыны Аннаның беренче никахыннан туган кызы 20 яшьлек Майя Семак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100