news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Рубин» көндәше табибларга командага ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде

Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионында «Оренбург» Леонид Слуцкий командасы белән уйнаячак.

«Рубин» көндәше табибларга командага ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде
https://fcorenburg.ru/

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Оренбург» футбол клубы табибларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде, шул уңайдан команда бүген Казан «Рубин»ына каршы кунак уенында катнаша алачак.

«Оренбург» футбол клубы коллективы чын күңелдән Оренбургның 1нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе табибларына, хастаханәнең баш табибы Александр Григорьевка, Оренбургның Балалар шәһәр клиник хастаханәсе табибларына һәм баш табиб Наталья Трикоменаска командабызга һәрьяклап тәүлек буена ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә. Россия премьер-лигасы «Табибларга рәхмәт» акциясе химаясендә матчлар уздыра. Безнең команда өчен бу акция хәзер аеруча актуаль. Зур хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә! Сез — безнең геройлар!» Бу хакта «Оренбург» футбол клубы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген, 5 июльдә «Ак Барс Арена» стадионында Россия футбол премьер лигасының «Рубин»  - «Оренбург» 26нчы туры матчы узачак. Матч 18: 30 сәгатьтә башлана.

Әлеге командалар арасында беренче әйләнеш уены 2019 елның 15 сентябрендә Оренбургта узды һәм хуҗалар файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100