420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзизоляция урынын алыштырган.
Казанда әти-әнисе фатирында берничә атна яшәгәннән соң, Заһитова шәһәр читендәге йортка күченгән.
Соңгы вакытта Instagram социаль челтәрендә үз каналын шактый актив алып баручы Заһитова сторизга акиту-ину токымлы Масару (японча «җиңү» дигән сүз – Т-и иск.) кушаматлы эте белән төшкән фото урнаштырган. Алинә фото астына, үзизоляция режимы тәмамлануын көтеп күрәсең, «Көтәбез» дип язып куйган.