Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Нәзарәт кубогына милли һәм кул көрәшләре буенча XII россиякүләм турнир узды
Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә Чаллының «Витязь» спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Бөтенроссия турниры узды.
Турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты. Алар арасында бик күп спорт осталары, 1-нче разрядлы спортчылар, мастерлыкка кандидат булучылар бар иде. Көрәшчеләр 25 төбәктән килде, хәтта Төрекмәнстан вәкилләре, Карачаево-Черкесия, Чувашстан, Башкортстан, Удмуртия республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан килүчеләр бар иде.
Һәр үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр ачыкланды, аларга кыйммәтле бүләкләр, грамота һәм медальләр тапшырылды. Нәзарәт кубогына быел да Чаллы командасы лаек булды. Икенче урында — Әлмәт, өченче урында — Арча командасы.
Шуннан соң үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны алучылар гомрә хаҗына юлламага җирәбә уйнатуда катнашты. Җирәбәдә җиде кеше катнашты (өч көрәшче, элекке елларда призны отып, хаҗга барулары сәбәпле, җирәбәдә катнашмады). Гомрә хаҗына юлламага Алабугада туган, хәзер Казанда яшәүче 22 яшьлек Ислам Фәлахов лаек булды.
Быел турнир Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз