news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Латыйпов дөнья кубогында эстафетада көмеш медаль яулады

Эдуард Латыйпов чиста атып, команданы икенче урынга чыгарды.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы Чехиянең Нове-Место районында биатлон буенча дөнья кубогы этабында ир-атлар эстафетасында көмеш медальләр яулады.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, йомгаклау этабында Эдуард Латыйпов чиста атты һәм лидерлар төркеменә күтәрелде. Нәтиҗәдә ул финишка икенче булып килде.

Беренче этапта Сәид Кәримулла Халили йөгерде. Ул эстафетаны унынчы урында тапшырды. Матвей Елисеев атышта уңышка иреште һәм җиденче урынга күтәрелде.

Александр Логинов өстәмә 5 патрон файдаланды, әмма команда өчен позициясен саклап кала алды.

Эстафетада Германия спортчылары җиңү яулады. Иң яхшылар өчлеген Норвегия спортчылары йомгаклады. 

  • Самара спортчысы Эдуард Латыйпов биатлон буенча дөнья кубогында җиңде.
  • Татар егете Эдуард Латыйпов — бөтен дөнья кешесе ул — «Бердәмлек».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100