news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олимпиадада Эдуард Латыйпов катнашындагы биатлон командасы бронза медальләр алды

Командада Казан студенткасы Ульяна Нигъмәтуллина да бар.

Олимпиадада Эдуард Латыйпов катнашындагы биатлон командасы бронза медальләр алды
Беренче каналдан скриншот

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Россия спортчылары биатлонның катнаш эстафетасында бронза медальләр яулады. Командада соңгы ераклыкны Эдуард Латыйпов узды.

Пекинда уза торган Олимпиадада биатлонның катнаш эстафетасында Россиядән Ульяна Нигъмәтуллина (Казанның Идел буе дәүләт спорт һәм туризм университеты студенты), Кристина Резцова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов көрәште.

Хатын-кызлар калышып барды, ә ирләргә чират җиткәч, Александр Логинов Россияне беренче урынга чыгарды, Эдуард Латыйпов беренчелекне саклап барды. Соңгы метрларны Эдуард Латыйпов, Франциядән Кантен Фийон Майе һәм Норвегиядән Йоханнес Бё өчәү бер тирәдә шуып барды.

Спортчылар финиш сызыгына барып җиткәндә, Франция һәм Норвегия вәкилләре алга чыкты, Россия өченче урында калды. Алтын медальләрне Норвегия яулады.

2022 елда Пекинда уза торган кышкы Олимпиадада катнашучы Татарстан спортчылары чыгышы программасы белән «Интертат» сайтында танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot