news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә эшмәкәрләре яшь боксчыларны бүләкләгән

Боксчылар Газиз Шамазов һәм Булат Хәйруллин алтын медальгә лаек булган.

Яңа Чишмә эшмәкәрләре яшь боксчыларны бүләкләгән
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 5 февраль, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Тренер Леонид Шабалин җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы яшь боксчылары төрле ярышларда катнашып даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешә.

Гыйнвар ахырында бокс буенча яшүсмерләр арасында булып үткән республика беренчелегендә дә Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Боксчылар Газиз Шамазов (48 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә) һәм Булат Хәйруллин (52 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә) алтын медальгә лаек булган.

Район эшмәкәрләре: абыйлы-энеле Николай һәм Сергей Скоковлар, Юрий Калмыков, Илгиз Сөләйманов, Алексей Трондин, Михаил Авджян, Зөфәр Нурхамәтов һәм Фәрит Шакировлар яшь спортчыларны хуплап, аларны ресторанга чакырырырга булганнар. Өстәл артында боксчыларга спорттагы уңышлары, районның спорт данын яклаулары өчен саллы гына акчалата бүләкләр тапшырганнар һәм алга таба да җиңү теләгәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100