news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак

Төп бүләк хаҗга юллама булачак.

Казанда Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак
dumrt.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 29 февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Быел турнир ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак.

Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100