news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары «Дакар»ның өченче этабында призлы урыннар яулады

Дмитрий Сотников экипажы — икенче, «КАМАЗ-мастер»ның Антон Шибалов идарә иткән тагын бер экипажы өченче урынга лаек булды.

«КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары «Дакар»ның өченче этабында призлы урыннар яулады
https://kamazmaster.ru/

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников идарә иткән «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиеның өченче этабында икенче урынга лаек булды. Чаллы автоузышчысы идарә иткән «КАМАЗ», әлеге этапның җиңүчесе - «МАЗ» автомобилендә Сергей Вязович идарә иткән Беларусь экипажына нибары 18 секундка оттырып, 403 чакрым озынлыгындагы махсус участокны буйсындырды.

Сотников экипажы беренче өч билгедә (43, 88 һәм 137 чакрым) лидерлыкны сакласа да, 217нче километрда Вязович алга ыргылды. 354нче чакрымда «КАМАЗ» Беларусь пилотын янә 5 секундка артта калдырды, әмма финиш этабында Вязович җитезрәк булып чыкты.

Сотников экипажы — икенче, «КАМАЗ-мастер»ның Антон Шибалов идарә иткән тагын бер экипажы өченче урынга лаек булды. Аның күрсәткече – 3 сәгать 46 минут 30 секунд, ул лидердан 1 минут та 16 секундка калышты.

«КАМАЗ-мастер»ның башка экипажларына килгәндә, Андрей Каргинов – бишенче (3 сәгать 48 минут 42 секунд), Айрат Мәрдиев идарә иткән «КАМАЗ» сигезенче урынга (3 сәгать 56 минут 45 секунд) лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100