news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нефтехимик» бер алка да кертмичә, «Автомобилист»ка оттырды

8 гыйнварда «Нефтехимик» Казахстанның «Барыс» командасын кабул итәчәк.

«Нефтехимик» бер алка да кертмичә, «Автомобилист»ка оттырды
архив

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Екатеринбургта күчмә матчта «Автомобилистка» 0:3 исәбе белән оттырды. Икенче периодта биш минут эчендә барлык шайбаларны да ычкындырды.

«Нефтехимик» яңа елны Новосибирскида контининталь хоккей лигасында «Себер» командасын җиңү (2:1) белән башлады. Әлегә «Нефтехимик» плей-офф зонасына керми, шуңа күрә хәзер команда өчен һәр матч та финалга тиң.

«Автомобилист» (Екатеринбург) — «Нефтехимик» (Түбән Кама) — 3:0 (0:0, 3:0, 0:0). Шайбаларны керттеләр: Дацюк (31), Холланд (33), Батыршин (36). Штраф: 4-6.

44 матчтан соң Түбән Кама командасы активында 44 очко, Көнчыгышта унынчы урын. Киләсе турда, 8 гыйнварда «Нефтехимик» Казахстанның «Барыс» командасын кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100