news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» елның беренче уенында җиңү яулады

«Ак Барс» — «Трактор» матчы: овертаймда җиңү, Данис Зариповтан дубль, Артём Галимовтан 4 очко.

«Ак Барс» елның беренче уенында җиңү яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» Чиләбенең «Трактор» командасын кабул итте. «Ак Барс» елның беренче матчында 4:3 исәбе белән җиңү яулады.

«Трактор»дан күчеп килгән фин хоккейчысы Ессе Виртанен беренче тапкыр бозга «Ак Барс» составында чыкты. Декабрь ахырында «Трактор»га Ессе Виртаненга алмашка киткән Артём Михеев һәм Вячеслав Основин Казан командасына каршы уйнадылар. Шулай ук, узган сезоннарда «Ак Барс»та уйнаган Андрей Попов, Станислав Галимов һәм Ярослав Косов бозга «Трактор» составында чыктылар.

Беренче период. Унбишенче минутта, «Трактор» күпчелектә уйнаганда, Эндрю Кейлоф һәм Вячеслав Основин бәрүләреннән соң Лукаш Седлак гол кертте. Исәп Чиләбе командасы файдасына ачылды (0:1).

Икенче период. Унынчы минутта, Ярослав Косов һәм Руслан Карлин паслары ярдәме белән, Александр Авцин алка кертте (0:2). Унөченче минутта «Трактор» сакчысы Ник Бэйлен «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (0:3). Бу голдан соң Казан командасы капкачысын алмаштырды: бозга Адам Рейдеборн урынына Тимур Билалов чыкты.

Өченче периодның беренче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев гол кертә алды (1:3). Унөченче минутта Чиләбедә туып үскән Данис Зарипов «Трактор» капкасына алка кертте (2:3). Унтугызынчы минутта Данис Зарипов, Чиләбе командасы капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады, исәп тигезләште (3:3).

Өстәмә вакыт — овертаймда «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте. «Ак Барс» исәбендәге башка 3 алка да Артём Галимовның нәтиҗәле паслары ярдәмендә керде. Әлеге уенда ул 3 пас һәм 1 гол белән 4 очко җыйды.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Викстранд;

Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Яруллин — Лямкин;

Галиев — Тихонов — Санников, Юдин — Рукавишников;

Э. Галимов — Галузин — Ли (Кара), Хенкель.

«Трактор»

Галимов (Федотов);

Кейлоф — Седлак − Основин, Бэйлен — Сергиенко;

Авцин — Карлин — Косов, Карпухин — Терещенко;

Тридчиков — Попов — Михеев, Шепелев — Бородкин;

Комаров — Шаров — Зайцев (Степанов), Исаев.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» 7 гыйнвар көнне Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасын кабул итәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100