Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ак Барс” елның беренче матчында Новокузнецкиның “Металлург” командасын кабул итә
Бүген Казанның “Ак Барс” командасы 2011 елда үзенең тәүге рәсми матчын үткәрә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Ак Барс” командасы 2011 елда үзенең тәүге рәсми матчын үткәрә.
Новокузнецкиның “Металлург” командасы белән очрашу «Татнефть-арена» боз сараенда 17.00 сәгатьтә башлана. Матчка судьялар Яков Деев, Александр Захаренков (икесе дә Мәскәүдән) һәм Глеб Лазарев (Пермь) хезмәт күрсәтә.
Әлеге сезонда көндәшләр бер мәртәбә очрашты: 14 октябрьдә узган матчта “барслар” 6:2 исәбенә җиңүгә иреште. Ил чемпионатлары кысаларында “Ак Барс” һәм “Металлург” барлыгы 71 тапкыр очрашты: казанлылар 43 уенда җиңүгә иреште, 8 уен тигез исәпкә төгәлләнде, 20 матчта оттырды (алкалар аермасы 234 – 176).
“Металлург” командасында “Ак Барс”ның элеккеге өч уенчысы - Алексей Косоуров, Дмитрий Дударев һәм Александр Головин чыгыш ясый. Үз чиратында, “барсларның” капкачысы Сергей Николаевның “Металлург”та чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.
Шунысы игътибарга лаек, хәзер КХЛ командаларында үз вакытында ике клуб составында да уйнаган җиде хоккейчы чыгыш ясый: сакчылар Михаил Чернов («Сибирь»), Михаил Тюляпкин, һөҗүмчеләр Евгений Моратов (икесе дә - “Югра”), Сергей Зиновьев, Константин Кольцов (икесе дә – «Салават Юлаев»), Вадим Епанчинцев («Атлант»), Альберт Вишняков («Нефтехимик»), дип хәбәр итә “Ак Барс” клубының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз