news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле

Көрәш буенча Россия беренчелегендә ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

Көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле
Энҗе Габдуллина

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

4 декабрь көнне Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында көрәш буенча Россия чемпионнарын билгеләделәр. Ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре батыр калды.

Җиңүчеләр исемлеге:

60 кг — Алексей Абрамов (Татарстан)

65 кг — Илназ Миңмуллин (Татарстан)

70 кг — Ислам Фәләхов (Татарстан)

75 кг — Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан)

80 кг — Ренас Кәлимуллин (Татарстан)

85 кг — Раил Сәлахетдинов (Татарстан)

90 кг — Илмир Төхвәтуллин (Татарстан)

100 кг — Айнур Сыртаев (Башкортстан)

130 кг — Радик Сәлахов (Татарстан)

130 кг нан югары — Сергей Павлик (Ульяновск өлкәсе)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100