news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның танылган батырлары Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак

Россия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән кырыклап команда көрәшчеләре 7-8 декабрьдә Казанга җыела.

Татарстанның танылган батырлары Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 7-8 декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була. Ярышларда Россия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән кырыклап командада 200 дән артык спортчы катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 кг нан артык авырлык категорияләрендә узачак.

Татарстан Республикасы данын Татарстан чемпионатында элек үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаган 10 кешедән торган җыелма команда яклаячак. Алар арасында Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Рамил Синякаев, Ренас Кәлимуллин, Нәфис Галиев, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин бар.

Чемпионат 7 декабрьдә Идел буе спорт академиясенең Уку-лаборатория корпусы спорт залында башлана, финал ярышларын «Ак Барс» көрәш сараенда 8 декабрьдә карарга мөмкин була.

Ярышларны ачу тантанасы 8 декабрь көнне 12:30 сәгатьтә «Ак Барс»көрәш сараенда узачак. Тамашачыларны яктылыклы шоу, Япония һәм Франциядә күрсәтелгән билбау көрәше көтә. Биредә театр һәм кино актеры Антон Богданов смартфоннар уйнату тамашасын алып барачак.

2019 елгы чемпионатта яңартылган классификация кертелгәннән соң беренче тапкыр спорт мастеры исемен һәр авырлык категориясендә беренче өч урын иясе (беренче, икенче һәм өченче урыннар) — барлыгы 40 спортчы алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100