Әлки егетләре Алабугадан җиңү белән кайттылар

Әлеге бәйгедә Базарлы Матактан Кирилл Зинкин һәм Закир Матчанов үз үлчәмнәрендә беренче урыннарны алдылар.

(Әлки, 4 ноябрьY, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки егетләре Алабугадан бокс турнирында җиңделәр, дип яза җирле басма.

Бокс буенча 15 нче Бөтенроссия турнирында безнең егетләр җиңү яулады.

Алабугада үткән әлеге бәйгедә Базарлы Матактан Кирилл Зинкин һәм Закир Матчанов үз үлчәмнәрендә беренче урыннарны алдылар. Егетләрне ярышка тренер Ленар Ситдыйков әзерләде.