Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Яңа Воронеж шәһәре командасында уйнаячак
Быел Алия Яңа Воронеж балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә укырга керде.
(Менделеевск, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Алия Фәрхетдинова агымдагы елдан Яңа Воронеж шәһәрендә яшәчәк, укыячак һәм күнекмәләр алачак. Алия — «Айсберг» командасына күп җиңүләр алып килгән. Аның уңышлары бихисап.
«Көмеш бүреләр» командасы составында Алия кызлар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулый һәм турнирның иң яхшы уенчысы дип таныла. Татарстан җыелмасы составында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында Волжски шәһәрендә 16 команда арасында команда алтынчы була һәм Алия иң яхшы уенчы буларак билгеләнә, Федерациядән призлар белән бүләкләнә.
Быел Алия Яңа Воронеж балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә укырга керде. 20 августтан «Атомная молния» хатын-кызлар командасы составында шөгыльләнә.
«Волжскида тренер Юлия Карпова «Алтын алка»да мине танып үзләренең командасына чакырды. Мин риза булдым. Хоккей минем өчен мавыгу гына түгел, яшәшү рәвеше, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм», — дип сөйли яшь хоккейчы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз