news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы беренче уенында җиңелде

«Нефтехимик» — «СКА» матчы исәбе — 1:2.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим Арена» боз сараенда «Нефтехимик» командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын кабул итте. Әлеге матч командалар өчен Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында беренчесе булды. Уен «СКА» файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

«Нефтехимик» хоккей командасының официаль сайтларында бирелгән мәгълүматлар буенча, команданың баш тренеры Вячеслав Буцаев һәм тренерлар Александр Завьялов, Павел Костичкин, кичергән авырулары сәбәпле, уенда катнашмадылар. Тренер штабын Вячеслав Касаткин, Валерий Иванников һәм Игорь Фёдоров җитәкләде.

Беренче период. Унөченче минутта «СКА» уенчысы Игорь Ожиганов исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче периодның соңгы минутында, «Нефтехимик» азчылыкта уйнаганда, Антон Бурдасов гол кертте (0:2).

Өченче период. Унберенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Александр Кучерявенко алка кертте (1:2).

Командалар составы:

«Нефтехимик»:

Барулин (Иванников);

Бикмуллин — Кучерявенко — Порядин, Пузанов — Волгин;

Грошев ­– Шәрифьянов ­– Шиксатдаров, Граборенко — Мотыгуллин;

Буцаев — Голубович — Шутов, Логинов — Хәйруллов;

Паранин –– Чивилёв — Полькин, Мартынов — Семёнов.

«СКА»:

Самонов (Хелльберг);

Ткачев — Вей — Галимов, Белов — Бенгтссон;

Кузьменко — Аалтонен — Бурдасов, Токранов — Ожиганов;

Тимкин — Кемппайнен — Кетов, Хафизуллин — Антипин;

Марченко — Морозов — Подколзин, Дыбленко — Швец-Роговой.

«Нефтехимик» киләсе уенын Түбән Камада «Витязь» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 6 сентябрь көнне 14:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100