news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда спорт мәктәпләре эшли башлый

Спорт мәктәпләре, тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгеннән Татарстанда барлык спорт мәктәпләре эшен башлый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Чирәмдәге хоккей үзәгендә уза торган брифингында республиканың спорт министры Владимир Леонов әйтте.

«Спорт мәктәпләре тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк. Бу күптән көтелгән яңалык», — диде ул.

Владимир Леонов Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру сөйләде. Аның төп максаты — 2024 елга Россиядә физик тәрбия һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең санын 55, Татарстанда 57 процентка җиткерү.

«Бүген барлык районнарны заманча спорт корылмалары белән тәэмин итү буенча саллы эш башкарыла. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, 11065 спорт корылмасы исәпләнә, шул исәптән 235 йөзү бассейны, 48 боз аренасы, 2 меңләп спорт залы исәпләнә», — диде спорт министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100