Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда берничә спорт корылмасыннан торган спорт паркы барлыкка киләчәк
Спорт паркы концепциясенең презентациясе әзерләнә.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ак Барс» кара-каршы көрәш сарае, Спортның судагы төрләре сарае, «Ак Барс Арена» стадионы, фигуралы шуу үзәге, пляж спорт төрләре үзәген үз эченә алган спорт паркын булдыру ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетының Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган брифингында республиканың спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
«Без үзенә күрә спорт кластерын булдырырга телибез, киләчәктә спорт паркы булачак. Әле реконструкциялисе, төзекләндерәсе бар. Бу концепцияне презентациягә әзерлибез», — диде министр.
Ул фигуралы шуу өчен боз сарае якын киләчәктә төзеләчәген әйтте. Аңа урын Гаврилов урамында сайланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз