news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Каргинов экипажы «Ефәк юлы-2021» раллиеның өченче этабында җиңде

Ул махсус участокны 1 сәгать 26 минут 10 секунд эчендә узды.

Андрей Каргинов экипажы «Ефәк юлы-2021» раллиеның өченче этабында җиңде
https://kamazmaster.ru

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Ефәк юлы» раллиеның йөк машиналары зачетында өченче этабында җиңде. Ул махсус участокны 1 сәгать 26 минут 10 секунд эчендә узды. 

Чаллыдан Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «КАМАЗ» командасының тагын бер вәкиле финишка икенче булып килде, ул җиңүчедән 23 секундка калышты. «МАЗ»да 1 минут 50 секундка калышып өченче урынны белорус автоузышчысы Сергей Вязович алды.

Антон Шибалов дүртенче урында (нәкъ ике минутка артта калган). Моңа кадәр узышның ике этабында җиңгән Дмитрий Сотников бу юлы, Каргиновтан 2 минут 37 секундка калышып, бишенче булды.

Эдуард Куприянов — 7 (+0:10:06), ә Айрат Мәрдиев 8нче урында. Аның «КАМАЗ»ы трассада тәгәрмәчләрен алыштыру сәбәпле биш минутка якын вакыт югалтты һәм нәтиҗәдә җиңүчедән 13 минут 40 секундка калышты.

«Ефәк юлы» раллиеның дүртенче этабы дүшәмбе, 5 июльдә, Кош-Агач — Горно-Алтай маршруты буенча уза.

Искәртеп узабыз, кичә «Ефәк юлы» халыкара раллиен оештыручылар кабул итүче якның форс-мажоры аркасында Монголия территориясе буенча узыш этапларын гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100