news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды

Саф һавада дәресләр дүрт мәйданчыкта үткәрелде.

Казанда «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды
Владимир Васильев

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда социаль-спорт хәрәкәтенең спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән «Яшел фитнес» проектының беренче күнегүләре узды.

«2020 ел сезонын ачуга шатмын. Бу ел, әлбәттә, үз төзәтмәләрен кертте, шуңа бәйле рәвештә кайбер чикләү чаралары кертелде. Шулай ук ишегалларында дистанцияне үтәп тренировкалар үткәрергә булдык. Бер-ике атнадан гадәти форматка күчәрбез дип ышанам», — диде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Проект шәһәрнең өч районын («Светлый», «Салават күпере», «Арт-Сити» торак комплекслары), шулай ук Татарстан Спорт министрлыгының яшел зонасын колачлады. Эпидемиологик вазгыять аркасында катнашучылар саны 10 кешегә кадәр чикләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100