news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чикләү чараларын үтәү шарты белән, спорт заллары, бассейннар ачыла

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчатка кияргә, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

Татарстанда чикләү чараларын үтәү шарты белән, спорт заллары, бассейннар ачыла

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 5 июньнән, спорт җиһазларын шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлешен тәэмин итеп куйган шартларда, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр ачыла. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күргән.

«Объектка бер үк вакытта килгән кешеләрнең саны тиешле күләмнән артуына юл куймау спорт объектлары эшенең мәҗбүри шарты булып тора», — диелә хәбәрдә.

Мисал өчен, 4 квадрат метрлы мәйданда спорт белән шөгыльләнү өчен — 1, бассейнда төркем белән шөгыльләнгән вакытта су өслегендәге 5 квадрат метрлы мәйданда — 1, шулай ук су өслегендәге 10 квадрат метрлы мәйданда йөзү юлында 1 кеше булу рөхсәт ителә.

Шәхси тренер белән индивидуаль күнекмәләр үткәрү мәҗбүри түгел, дип искәрттеләр ТР Спорт министрлыгында.

Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчаткадан булырга, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot