news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Димитрис Прифтис тагын бер ел "УНИКС" командасында баш тренер булачак

Яңа контракт аны тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге белән бер елга исәпләнгән.

Димитрис Прифтис тагын бер ел "УНИКС" командасында баш тренер булачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). "УНИКС" командасының баш тренеры Димитрис Прифтис Казан клубы белән яңа контракт имзалады. Бу хакта баскетбол клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Тренерның барлык турнирларда иң югары урыннарга дәгъва итә алырлык көндәшлеккә сәләтле команда төзи алачагына ышанабыз», - диелә хәбәрдә.

Яңа контракт 1+1 системасы буенча төзелгән, ягъни бер елга тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге белән исәпләнгән.

Прифтис "УНИКС" командасын 2017 елдан бирле җитәкли. Бу сезонда аның җитәкчелегендә казанлылар Европа Кубогы һәм ВТБ Бердәм лигасы ярымфиналына кадәр барып җитте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot