Тукай районында авыл җирлеге башлыгы кубогына ярыштылар

Нәтиҗәдә беренче урында - Круглое Поле бистәсе командасы.

 (Тукай, 4 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында авыл җирлеге башлыгы кубогына ярыштылар, дип яза җирле басма.

Түбән Суыксу спорт мәйданчыгында ир-атлар командалары арасында мини футбол буенча зона этабы үтте. Уенчылар Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы кубогына көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урында - Круглое Поле бистәсе командасы.Икенче урынны – Түбән Суыксу, өченче урынны Биклән авыл җирлеге командалары алды.