Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада Казанда узмаячак
Special Olympics International оешмасы рәсми белдерү белән чыкты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Казанда 2023 елда уздырылырга тиеш булган Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада Украинадагы вакыйгалар фонында үткәрелмәячәк.
«РИА-Новости» хәбәр итүенчә, Special Olympics International оешмасы рәсми белдерүендә шул хакта җиткергән.
«Без Россиядә һәм бөтен дөньяда әлеге уеннар уңышлы узсын өчен еллар буе эшләгән кешеләргә рәхмәтле. Әлеге уеннар узганчы без Махсус Олимпиада программасы белән эшләүне дәвам итәргә вәгъдә бирәбез», – диелә оешманың гаризасында.
Олимпиадада мөмкинлекләре чикле булган 2 меңнән артык атлет һәм 107 илдән юнифайд-партнерлар катнашыр дип планлаштырылган иде.
Искәртеп үтәбез, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары - интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен ярыш. Уеннар Special Olympics (Махсус Олимпиада) глобаль хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып тора. Шулай ук инклюзив дөнья булдыруга һәм Россиядә үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз