news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Нәзарәт кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча турнир узачак

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә.

Чаллыда Нәзарәт кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча турнир узачак

(Казан, 4 март, «Татар-информ»).4 апрельдә Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак.

Шәһәрнең «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Нәзарәт кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Нәзарәт кубогы Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә — Гомрә хаҗына юлламага — беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш — 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар — 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.

  • Узган турнирда 116 спортчы, шул исәптән Татарстан, Удмуртия, Самара, Оренбург һәм Башкортстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан 12 спорт мастеры һәм 11 спорт мастерлыгына кандидат катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 85 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Яр Чаллы спортчысы Данил Хәйриев лаек булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогын Яр Чаллы командасы отты.  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100