news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның бишенче мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр март азагында ясалачак.

Азнакайның бишенче мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 4 март, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Шушы көннәрдә Азнакайның 5нче урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды. Биредә шахмат зонасын ике урында булдырганнар. Өлкән сыйныф укучылары икенче каттагы фойеда уйный алса, башлангычлар өчен махсус сыйныф бүлмәсе җиһазландырылган.

Аларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роза Галеева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина һәм мәктәпләрдән кунаклар катнашты.

Иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр март азагында ясалачак. Мәктәпләрдә шахмат турнирының сайлап алу турлары, апрельдә исә район башлыгы призына муниципаль этабы узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100