news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс»ның татар телендә Instagram-аккаунты барлыкка килде

Клубның татар телле аккаунтының контенты рус телле аккаунты контентына тулысынча туры килми.

«Ак Барс»ның татар телендә Instagram-аккаунты барлыкка килде
instagram.com/hcakbars_tat/

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Instagram социаль челтәрендә @hcakbars_tat битен алып бара башлады.

Бу аккаунтта беренче язма 2019 елның 7 августында ук урнаштырылган иде. Акрынлап команданың матбугат хезмәте әлеге битне активрак үстерә башлады.

Биредә «Ак Барс»ның актуаль яңалыклары, уеннар турында хисаплар һәм татар телендә башка мәгълүмат басыла. Тәкъдим ителгән контент клубның рус телле бите – @hcakbars эчтәлегенә тулысынча туры килми.

news_right_1
news_right_2
news_bot