Бүген “Ак Барс” командасы “Трактор”га каршы уйный

Бу сезонда “Ак Барс” белән “Трактор”ның бердәнбер очрашуы 10 нчы сентябрьдә Казанда булды һәм 3:2 исәбе белән тәмамланды

 (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Казан “Ак Барс”ы Чиләбедә даими беренчелекнең соңгы матчын уздыра. “Трактор” белән уен сәгать 17.00 башлана.

“Трактор” - “Ак Барс” матчын Алексей Анисимов, Вячеслав Буланов (икесе дә – Мәскәү), Глеб Лазарев (Пермь), Яков Палей (Магнитогорск) составындагы судьялар бригадасы бәяли.

«КХЛ-ТВ» һәм «Татарстан – Яңа гасыр» телеканаллары сәгать 16.50 һәм 17.00 туры трансляцияләр тәкъдим итә, дип хәбәр итә “барс”ларның матбугат хезмәте.