news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фигуралы шуучылар Мишина һәм Галләмов команда турнирында икенче урынга лаек булды

Россияне команда турнирында шулай ук хатын кызлар арасында ялгыз шууда – Камилә Вәлиева, ир-атлар арасында ялгыз шууда Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина / Никита Кацалапов дуэты тәкъдим итә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россиянең фигуралы шуу осталары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов Пекинда уза торган Олимпиадада командалы ярышларның кыска программасында икенче урынны яулады.

Россиялеләр үз чыгышлары өчен 82,64 балл алды. Америка спортчылары Алекса Шимека-Книрим / Брэндон Фрэйзьер (75,00 балл) өченче урынга лаек булды. Кыска программада Кытай спортчылары Суй Вэньцзин һәм Хань Цун (82,83 балл) җиңде.

Анастасия Мишина һәм Александр Галләмовтан тыш, Россияне команда турнирында шулай ук хатын кызлар арасында ялгыз шууда – Камилә Вәлиева, ир-атлар арасында ялгыз шууда Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина / Никита Кацалапов дуэты тәкъдим итә.

Пекинда уза торган командалы ярышларның кыска программасында Марк Кондратюкның – өченче, Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов дуэтының икенче урынга лаек булуы турында элегрәк билгеле булган иде.

Командалы турнир. Парлы чыгышлар. Кыска программа

1. Суй Вэньцзин / Хань Цун (Кытай) — 82,83.

2. Анастасия Мишина / Александр Галләмов (Россия) — 82,64.

3. Алекса Шимека-Книрим / Брэндон Фрэйзьер (АКШ) — 75,00.

news_right_1
news_right_2
news_bot