news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киез итекләр киеп хоккей ярышында татар эстрадасы артистлары дүртенче урын алды

«Крылья Советов» паркында узган ярышта беренче урынны Теләче командасы яулады.

Киез итекләр киеп хоккей ярышында татар эстрадасы артистлары дүртенче урын алды
kzn.ru

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). «Крылья Советов» паркында киез итекләр киеп хоккей уйнарга яратучылар арасында турнир узды. Беренче урынны Теләче командасы яулады, икенче урында — Кукмара командасы, өченчедә — Байлар Сабасы командасы. Татар эстрадасы артистлары командасы дүртенче урынны алды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан катнашучылар һәм җанатарлар җыелды.

Турнирда татар эстрадасы артистлары - шоумен, юморист Данир Сабиров, алып баручы Рәдиф Әхмәдиев, радио ди-джее Илнар Хөсәенов, җырчылар Илшат Сафин һәм Илшат Вакказов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot