news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хоккей командалары арасында матчта биш алка өстенлек белән «Ак Барс» җиңде

«Нефтехимик» — «Ак Барс» уенында хоккейчылар ике дубль ясады.

Татарстан хоккей командалары арасында матчта биш алка өстенлек белән «Ак Барс» җиңде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда Татарстанның ике хоккей командасы көч сынашты. Җиңүне Казанның «Ак Барс» командасы яулады. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 1:6 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге ике команда бу сезонда дүртенче тапкыр очрашты. Өч уенда Казан командасы җиңде.

Беренче период. Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (0:1). Ундүртенче минутта «Нефтехимик» уенчысы Кирилл Воробьев гол кертте (1:1). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус Казан командасын бер алкага алга чыгара алды (1:2).

Икенче период. Алтынчы минутта Найджел Доус икенче алкасын кертеп дубль ясады (1:3).

Өченче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов гол кертте (1:4). Унынчы минутта Станислав Галиев «Нефтехимик» капкасына бишенче алканы кертте (1:5).

Уен ахыры Түбән Кама командасы өчен бик уңышлы булмаса да, уенчыларга һәм җанатарларга төшенкелеккә бирешмәскә кушкан кебек, «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Уфтанма» җырыннан өзек яңгырады. Шулай да уенның соңгы секундында Михаил Глухов «Нефтехимик» капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады (1:6).

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Барулин (Иванников);
  • Энлунд — Гудачек — Костицын, Брынцев — Рантакари;
  • Порядин — Кучерявенко — Хәйруллин, Осипов — Волгин;
  • Чивилёв — Галузин — Шәфигуллин, Сидоров — Абросимов;
  • Шиксатдаров — Шәрифьянов — Бикмуллин, (Шутов), Воробьёв.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Юдин — Лямкин;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
  • Лукоянов — Воронков — Глухов, Педан — Хенкель;
  • Петров — Кормье — Емец (Дыняк), Журавлёв.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Автомобилист» матчы 6 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана. «Нефтехимик» Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Куньлунь Ред Стар» белән көч сынашачак, уен 7 декабрь 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100