news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта яшәүче 74 яшьлек бабай илле мәртәбә гер күтәрде

Балтач районы күләмендә ГТО тапшыру чарасы узды.

Балтачта яшәүче 74 яшьлек бабай илле мәртәбә гер күтәрде
http://baltaci.ru

(Балтач, 3 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзада Газизуллина). Балтач районы күләмендә ГТО тапшырган көнне очраклы рәвештә генә Яңгулдан Җәвит Мәҗитов белән таныштык. Гап-гади авыл агасының 50 мәртәбә гер күтәрүе күпләрне сокландырды ул көнне.

Яшьлегендә Кировоград шәһәрендә яшәп, металлург заводында эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран 25 ел элек әтисенең туган авылы Яңгулга кайтып төпләнә. 74 яшьлек ветеранның бүген дә спортны үз итүе, үз җирлеге өчен җан атып, ярышларда катнашуы мактауга лаек.


news_right_1
news_right_2
news_bot