news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Уфа кунакларын җиңде

Казан хоккейчылары Чәкчәк кубогын отты.

«Ак Барс», капкасын «коры» калдырып, Уфа кунакларын җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасын 2:0 исәбенә җиңде.

Әлеге күрше республика командалары арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип йөртәләр, бу ике команданың да уен формаларында яшел төс булуына бәйле. «Ак Барс»ның төсе яшел булса да, бүген Казан командасы карадан, нефть төсеннән иде, чөнки бу махсус ял көннәрендә киелә торган ретроформа. 

Сезондагы беренче «Яшел дерби» Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Гадәттә, «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә Чәкчәк кубогы бирелә. Бүген кубокны «Ак Барс» отты.

Беренче периодның унсигезенче минутында исәп ачылды. «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Галимов, берүзе көндәшләрен алдап, Уфа командасы капкасына гол кертте (1:0).

Икенче период. Уналтынчы минутта «Салават Юлаев» хоккейчысы Андрей Зубарев җәрәхәтләнеп бозга егылды. Аның башына бәргәне өчен «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафоновка биш минутлык штраф бирәсе һәм аны уен ахырына кадәр бозга чыгу мөмкинлегеннән азат итәсе иделәр. Хөкемдарлар видеокабатлау карады һәм «Ак Барс»ны бары тик ике минутка азчылыкта калдырдылар. 

Бу азчылыкта да Казан командасы хоккейчылары алка кертүгә якын иде, тик Уфа уенчылары кискен һөҗүмнән сакланып калды. Дмитрий Воронков һәм Евгений Лисовец сугышып та алды, период ахырына ике минут калганда, икесен дә штрафчылар эскәмиясенә утыртып куйдылар.

Өченче периодта «Салават Юлаев» уенчысы Павел Коледов «Ак Барс» хоккейчысы Даниил Тарасовның башына бәргәне өчен ике минутлык штраф алды. Период ахырында Уфа командасы капкасын буш калдырды һәм алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды, шул вакытта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров буш капкага гол кертте (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Бобков (Әхтәмов);
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Уил — Сафонов — Воронков, Лямкин — Адамчук;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров, Кателевский — Рукавишников.

«Салават Юлаев»

  • Метсола (Шарыченков);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Мөхәмәдуллин — Ларсен;
  • Шмелёв — Кадейкин — Кулёмин, Науменков — Коледов;
  • Плэтт — Хохряков — Башкиров, Панин — Зубарев;
  • Алалыкин — Картаев — Лукин, Лисовец — Бирюков.

«Салават Юлаев» җанатарлары да Казандагы матчка килгән иде. Көндәш команданың фан-секторы тулы иде.

«Ак Барс» киләсе уенында Минск шәһәренең «Динамо» командасына каршы көрәшәчәк. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 5 октябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100