news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зенит-Казан» капитаны: Бик тә җиңәргә теләдек

Россия Суперкубогында җиңүдән соң, Александр Бутько команданың сезонга максатлары турында сөйләде.

«Зенит-Казан» капитаны: Бик тә җиңәргә теләдек
Александр Бутько

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Зенит-Казан» һәм «Локомотив» арасында волейбол буенча Россия Суперкубогына уен казанлылар өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе булды. Бу хакта «Зенит» капитаны Александр Бутько сөйләде.

«Уен яшәү һәм үлем мәсьәләсе иде. Безнең өчен бу җиңү Россия чемпионатында җиңүгә тиң, чөнки сезонга әзерлек бик үк көчле түгел иде. Бик тә җиңәргә теләдек», — дип уртаклашты волейболчы.

Волейболчы команданың сезонга максатлары турында сөйләде. «Һәр спортчы беренче урыннарны гына алырга тели. Без артка карамыйбыз, ул тарих инде. Безнең яңа команда, без һәр уенга чыгабыз һәм җиңәргә тырышабыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100