news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы «Джиро д’Италия» велоузышында катнаша

Сентябрьдә Илнур Закарин «Тур де Франс»та ярышты, әмма кабыргасы сыну сәбәпле, узышны тәмамлый алмады.

Татарстан спортчысы «Джиро д’Италия» велоузышында катнаша
instagram.com/zakarin444

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Италиядә «Джиро д’Италия» дәрәҗәле күп көнлек велоузыш башлана. Беренче этап Сицилия утравында узачак.

Ярышта Чаллыдан велоузышчы Илнар Закарин катнашачак. Ул Польшаның CCC Team командасы өчен чыгыш ясый. Сентябрьдә ул «Тур де Франс» велоузышында ярышты, әмма узышны тәмамлый алмады. Закарин Франция юллары буенча велоузышның 11нче этабында кабыргасын сындырды һәм узыштан катнашуда туктарга булды.

Джиро-2020 велоузышы 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул 21 этаптан һәм барлыгы 3,5 мең чакрымнан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100