news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел үзәнле Геройлар узышында призерлар арасына керде

Яшел үзәнле 11 сентябрьдә узачак Россия һәм БДБ илләренең иң көчле спортчылары арасында суперфиналга чыкты.

Яшел үзәнле Геройлар узышында призерлар арасына керде
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 3 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә яшәүче Константин Сутулов Санкт-Петербургта узган «Геройлар узышы» чемпионатында профессионаллар арасында өченче урынны алды.

Геройлар узышы — кисешкән җирлек буйлап ясалма һәм табигый киртәләрне үтеп, йөгерү. Барлыгы 10 чакрымлы трассада алар 34әү. Сынаулар авыр, шулар нигезендә махсус бүлекчәләр әзерлиләр.

Яшел үзәнле трассаны 51 минут 42 секунд эчендә узды. Якташыбыз, хәтта Европа чемпионын да артта калдырып, бик нык көндәшләр белән көч сынашты.

Константин Сутуловка 29 яшь, ул Горький исемендәге заводта 18нче цехта үлчәүче булып эшли, Роман Кисилев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

«Минем максатым — халыкара дәрәҗәгә чыгу. Һәм ышанычлы рәвештә моңа таба хәрәкәт итә. Петербург старты нәтиҗәләре буенча ул дөнья һәм Европа чемпионатларына квалификация сайлап алуның барлык шартларын да үтәде. „PRO“ категориясендәге чемпионатның биш җиңүчесе исемлегенә керде», — диде спортчы.

Моннан тыш, яшел үзәнле 11 сентябрьдә узачак Россия һәм БДБ илләренең иң көчле спортчылары арасында суперфиналга чыкты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100