Әтнәдә чаңгы базасыңда эшләр төгәллләнә

Спорт объектының мәйданы 100 кв. метр чамасы тәшкил итә.

(Әтнә, 3 июль, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә районында модульле чаңгы базасы Каенсар урманында урнашкан. Спорт объектының мәйданы 100 кв. метр чамасы тәшкил итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Базада киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәфләр, душ, тренер бүлмәләре, чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр белән җиһазландырылган. Йөз комплект чаңгы экипировкасы бар, монда ук кар чанасы сакланачак.